Тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләү

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Бүген тыл хезмәткәрләрен Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән тәбрикләү башланды. Мухаметшина Фәүзия Нетфулла кызы 1931 елның 23 мартында Шланга ааылында туган. Әтисе сугыш кырында һаләк була. Өлкәннәр белән беррәттән,  Бөек Җиңү өчен, бар көчен туплап  колхозда эшләгән. Сугыштан соңгы елларда,   лаеклы ялга кадәр,  мәктәптә хуҗалык җитәкчесе булып эшли. Бүгенгесе көндә Фаузия Нетфулла кызы  улы һәм килене тәрбиясендә яши.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International