Үзенең пенсия хокукларын формалаштыруны 55 меңнән артык татарстанлы күзәтә .

2022 елның 29 июле, җомга

Үзенең пенсия хокукларын формалаштыруны  55 меңнән артык татарстанлы күзәтә .

 

 Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, шәхси счетның торышы турында гражданнар соравы буенча ел башыннан 55 меңнән артык өземтә формалаштырылган. Бу мәгълүматларны алу өчен гражданнарның күпчелеге Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә мөрәҗәгать иттеләр.

Әлеге исемлектә иминият стажы, пенсия коэффициентларының күләме һәм эш бирүчеләрнең түләүләре турында актуаль мәгълүмат чагылдырыла. Анда, шулай ук,  формалашкан очракта пенсия тупланмаларының күләмен һәм шул тупланмаларның кайсы фондта инвестицияләнгәнен күрергә мөмкин.

"Вакытында өземтәгә заказ бирү-үз пенсия хокукларын бәяләү өчен ышанычлы адым. Өземтә ярдәмендә эш бирүчеләр тарафыннан тапшырыла торган иминият стажы һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрнең төгәллеген һәм тулылыгын тикшерергә мөмкин, бу төгәлсезлек ачыкланган очракта мәгълүматны үз вакытында төзәтергә яки тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк. Шәхси счет белешмәләрен контрольләү пенсия билгеләгәндә мәгълүматларның тулылыгына ышанычны арттыра", - дип аңлатты Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

   Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Пенсия фонды  ир-атларга 45 яшьтән  һәм хатын-кызларга 40 яшьтән башлап, аларның пенсия коэффициентларының күләме, стажлары һәм хәзерге вакытта әлеге күрсәткечләр буенча исәпләнгән пенсиянең фаразланган күләме турында проактив рәвештә хәбәр итә. Мәгълүмат өч елга бер тапкыр гражданинның шәхси кабинетына киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International